Икмәк-тоздан да яхшысы юк… (6+)

21 февральдә 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен «Тозсыз яшәү мөмкин түгел» дигән чара үткәрде. Тоз турында барысын да беләбез кебек! Әмма бу ялгыш фикер! Балалар иң гади һәм таныш әйберләрнең дә гадәти генә булмаска мөмкинлеге һәм аларның үзләрендә күптөрле серләр яшергәненә инанды. Кешелек дөньясындагы иң беренче тәмләткеч – тозның мавыктыргыч тарихы турында чыгыш «Тылсымчы тоз» презентациясе, «Тозны каян алалар?» һәм «Ни өчен диңгез тозлы?» видеоязмалары белән үрелеп барды. Укучылар тозның төрләре һәм сортлары, Россиядә иң эре тозлы күлләрнең берсе – Баскынчак күле, тозның ничек һәм каян алынуы, шулай ук кеше тормышында тозның әһәмияте турында белде. Балалар «Мәкаль – сөйләмнең тозы» бәйгесендә, «Ышанам –  ышанмыйм» викторинасында актив катнашты. Китапханәче тозны кирәгеннән артык куллануның сәламәтлеккә зыянлы булуы турында сөйләде. 
Чара «Принцесса һәм тоз» әкиятен тыңлау белән тәмамланды.

Поделиться: